Кадерле укытучылар, укучылар, студентлар һәм ата-аналар! Сезне яңа уку елы башлану – Бе... — 1 сентября 2026 г. в 04:02:40.433
Кадерле укытучылар, укучылар, студентлар һәм ата-аналар! Сезне яңа уку елы башлану – Белем көне белән чын күңелдән котлыйм. 1 сентябрь - Белем дөньясына яңа сәяхәт башы, бу беренче кыңгырау һәм дулкынлану, чәчәкләр һәм ак бантларның күплеге һәм,әлбәттә традицион тынычлык дэреслэре.Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәннәр өчен бу аеруча да көтеп алынган көн булса, өлкәннәр өчен дә бердәй кадерле, якын ул. Балачак, үсмерчакның иң якты хатирәләре мәктәп еллары белән бәйле. Барлык укучыларга белем нигезләрен тырышып, кызыксынып үзләштерүләрен телим. Иң матур кеше - белемгә омтылган кеше.Белемдә - бәхет, белемсезгә -дөнья ләхет,ди татар халык мәкале дә. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк,белемгә омтылыйк! Яңа уку елы һәркайсыбызга бары тик яхшы хис-кичерешләр, зур уңышлар, һәм шатлык алып килсен, иҗади ачышлар һәм җиңүләр елы булсын, хыялларыбыз тормышка ашсын. Белем бәйрәме белән! Хәерле сәгатьтә!

