Хөрмәтле өлкәннәребез!
Хөрмәтле өлкәннәребез! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы, ихлас котлауларыбызны җиткерәбез. Без сезне, хезмәтегезне ихтирам итәбез, рәхмәтләребезне белдерәбез. Һәммәгезгә дә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Бәйрәм белән! Өлкән буын ихтирамга лаек, Безгә –маяк,тормыш юлыбызда. Сәламәтлек, шатлык, ак бәхетләр Телибез без бүген барыгызга. Бала, оныкларга кирәк булып Кадер, хөрмәт кенә бары тоеп. Яшәгезче әле, картаймагыз, Яшь бара бит, диеп, уфтанмагыз. Сез булганда әле, без – бәхетле. Нур бөркелә сезнең йөзегездән. Бәйрәм сәламе итеп, җылы сүзләр Һәм теләкләр кабул итегез бездән!