Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Ютазы районының Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәб... — 12 августа 2026 г. в 13:12:53.440
Бүген Бөтендөнья татар конгрессында Ютазы районының Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбененнән “Тамчылар” театр коллективының бер төркем укучылары үзләренең җитәкчеләре Лилия Вәлиуллина һәм Бөтендөнья татар конгрессының Ютазы районындагы җирле бүлекчә җитәкчесе Лилия Җәүдәт кызы Гәрәева белән берлектә Казан шәһәренә экскурсиягә килделәр. Әлеге күркәм очрашу Бөтендөнья татар Конгрессы бинасында түгәрәк өстәл артында аралашу белән башланып китте. Кунакларны Татарстан Республикасы бүлекләре белән эшләү комитеты Баш референты Госманова Миләүшә Сәлимгәрәй кызы каршы алды. Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Идрисова Кадрия Рәес кызы чараны алып барды. Махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин кунакка килүчеләргә бина буенча экскурсия уздырды. Иске Урыссу авылында туып үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә торучы, Казан медицина көллиятенең татар теле укытучысы Миннегөл Шәмсулла кызы Субаева белән түгәрәк өстәл артында очрашу узды. Килүнең төп максаты да Миннегөл Субаева язган “Бер телем ипи яки уйланган алга килә” дип исемләнгән укучылар сәхнәләштергән спектакль буенча әңгәмә уздыру, автор белән күзгә-күз очрашып аралашу иде. Укучылар авторга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, спектакльгә ничек итеп әзерләнүләре турында, нинди кыенлыклар белән очрашәлары турында сөйләделәр. Очрашу бик тә мәгънәле һәм файдалы узды. Әлеге җәйге көн һичшиксез укучылар күңелендә якты бер истәлек булып сакланыр дип ышанып калабыз.

