Зирекледә - Шигырь бәйрәме! — 24 апреля 2026 г. в 05:02:07.437
Зирекледә - Шигырь бәйрәме! Быел 22 нче мәртәбә (2004 елдан) районкүләм шигырь, туган тел һәм Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы Зирекле авыл мәдәният йортында узды. Бөек шагыйрьнең туган көне уңаеннан, күркәм традиция буенча, районыбызның төрле мәктәпләреннән 1-8 сыйныф укучылары җыелды. Алар мәгариф бүлеге үткәргән конкурсның сайлап алу этабын үтеп,иң-иң яхшы эшләрен - шигырьләрен һәм сәхнәләштерелгән чыгышларын тәкъдим иттеләр.Барлык җиңүчеләр дә лаеклы бүләкләрен алдылар.

