МБУ "Балтасинская централизованная сельская клубная система"
Новости · 9 мая 2026 г.
Хөрмәтле Балтач районы халкы һәм кадерле кунаклар! — 9 мая 2026 г. в 06:15:16.215
Хөрмәтле Балтач районы халкы һәм кадерле кунаклар! Сезне ихлас күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән тәбрик итәбез! 9 Май – халкыбызның батырлыгы, ныклыгы, Ватанга булган мәхәббәте һәм бердәмлеге символы. Без бүген тыныч тормышта яшибез икән, моның өчен сугыш кырларында көрәшкән, тылда армый-талмый хезмәт иткән ветераннарыбызга һәм өлкән буынга чиксез рәхмәтлебез. Аларның каһарманлыгы, фидакарьлеге һәм авыр елларда күрсәткән рухи көче мәңге күңелләребездә сакланачак. Без барыбыз да тарихи хәтерне сакларга, киләчәк буыннарга тынычлыкның кадерен аңлатып үстерергә тиешбез. Бу изге бәйрәм көнендә һәр гаиләгә иминлек, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм күңел тынычлыгы телибез. Күкләребез һәрчак аяз булсын, балаларыбыз шат аваз белән үссен, ә дөньядагы барлык каршылыклар һәм низаглар тизрәк тәмамланып, кешелек дөньясы тынычлыкта һәм татулыкта яшәсен иде. Җиңү көне белән! Тыныч күк йөзе һәм мул тормыш һәр йортта булсын!

