МБУ "Балтасинская централизованная сельская клубная система"
Новости · 19 июня 2026 г.
12 июнь көнне Россия көне уңаеннан, Балтачыбызның"Сабантуй" ял паркында бәйрәм чарасы у... — 19 июня 2026 г. в 10:04:10.219
12 июнь көнне Россия көне уңаеннан, Балтачыбызның"Сабантуй" ял паркында бәйрәм чарасы узды. Район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин райондашларыбызны бәйрәм белән котлады, аларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Гражданлык хәле актларын теркәү һәм Бердәм Россия партиясенең Балтач бүлекләре белән берлектә 14 яше тулган яшь гражданнарга шәхесләрен раслаучы документ һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм үзешчән артистларыбыз чыгышы белән үрелеп барды. Спортны сөючелэр үзләрен төрле ярышларда сынап карады. Бәйрәм бик күңелле рухта үтте.

