Кул эшләре белән утыру: “Кул эшләрендә-күңел җылысы” — 13 августа 2026 г. в 08:52:59.042
Кул эшләре белән утыру: “Кул эшләрендә-күңел җылысы” 12 август көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ”да ял итүче пенсионерлар өчен, “Кул эшләрендә -күңел җылысы” дигән кул эшләре белән утыру үткәрде. Китапханәче һөнәрләрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, кул эшләренең файдалы яклары белән таныштырды. Биредә дәваланучы Молдабаева Гөлсинә, Махмудова Дания, Гайфутдинова Нурания ханымнар йон яздылар. Гатауллина Гөлсинә ханым оста итеп тиз арада орчыкны тутырып йон эрләде. Ял итүчеләр үзләренең төрле юнәлешләрдә башкарылган эшләрен күрсәттеләр: бәйләнгән әйберләр, чиккән сөлгеләр, энҗе-мәрҗәннән ясалган бизәнү әйберләре. Чара ахырында барысы да бергә биеп, җырлап күңел ачып ачтылар.

