Тематик сәгать “Татарстан – минем Республикам” — 26 августа 2026 г. в 14:26:07.032
Тематик сәгать “Татарстан – минем Республикам” 26 нчы август көнне уку залы китапханәче Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, Республикабыз көненә багышланган “Татарстан – минем Республикам” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрде. Китапханәче Республикабызның уткәне, бүгенгесе турында әйтеп үтте. Чара барышында ял итүчеләр республикабызда яшәүче күренекле шәхесләребезнең эшчәнлекләре белән таныштылар. Үзәктә дәваланучылар, Болгар, Татарстан командаларына бүленеп кызыклы биремнәр үтәделәр. Биредә ял итүче Мухамадиева Гөлсем ханым, шагыйрь Мәхмүт Хөсәеннең “Яңа Казан “ дигән шигырен укып үтте. Видео-язмадан яраткан җырочыларыбыз Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан”, Айдар Галимов, Гүзәл Уразова башкаруында, Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган “Җырлыйм туган якта” дигән җырларны яратып тыңладылар.Чара ахырында “НАЗ” үзәгендә дәваланучылар, Республика көненә багышланган китап күргәзмәсе белән таныштылар.

