Әдәби сәгать: “Гомер бизмәне”
Әдәби сәгать: “Гомер бизмәне” (Татарстанның халык язучысы Г.Тукай исемендәге премия лауреаты шагыйрь Марсель Галиевка – 80 яшь). 28 октябрь көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен, шагыйрь, прозаик һәм драматург Марсель Баян улы Галиевның иҗатына багышланган “Гомер бизмәне” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Чара барышында ял итүчеләр Марсель Галиевның шигырьләрен тыңладылар. Биредә дәваланучы Гайнетдинова Гадения шагыйрьнең “Туган як” дигән шигырен укыды. Чара ахырында видеоязмадан Марсель Галиев сүзләренә, Луиза Батыр-Болгари көенә иҗат ителгән “Су буеннан әнкәй кайтып килә” җырын тыңладылар. Литературный час: “Цена жизни” (Народному писателю Татарстана, лауреату премии им. Г.Тукая поэту Марселю Галееву – 80 лет). 28 октября библиотекарь читального зала Салимова Т. Х. провела для пенсионеров, отдыхающих в «АНО «ЦСП НАЗ”, литературный час, посвященный творчеству поэта, прозаика и драматурга Марселя Баяновича Галиева. Библиотекарь познакомила с жизнью и творчеством поэта. В ходе мероприятия, отдыхающие услышали стихи Марселя Галиева. Отдыхающая в центре Гайнутдинова Гадения прочитала стихотворение поэта “Туган як” ("Родной край"). В конце мероприятия прозвучала песня из видеозаписи на слова Марселя Галиева, мелодия Луизы Батыр-Болгари “Су буеннан әнкәй кайтып килә”.