МБУ «Центр по культурно-досуговому обслуживанию населения Кайбицкого МР»
Новости · 1 апреля 2026 г.
Кайбычның “Авыл денсы” Казан филармониясе сәхнәсендә биеде — 1 апреля 2026 г. в 17:35:43.571
Кайбычның “Авыл денсы” Казан филармониясе сәхнәсендә биеде Кайбычның бик күп конкурсларда җиңү яулаган данлыклы “Авыл денс” балалар бию коллективы Казанда җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповларның юбилей кичәсе уңаеннан оештырылган театраль-эстрада концертында чыгыш ясады. Алар башкорт халык биюен һәм “Эшлибез дә биибез” биюен зур осталык белән башкарды. Тамашачылар аларның чыгышын алкышларга күмде. Концерт Габдулла Тукай исемендәге филармониядә узды. Бу хакта район мәдәният бүлеге начальнигы, әлеге коллективның җитәкчесе Рамилә Әбләзова хәбәр итте.

