Милләтебез горурлыгы булган Сабан туе бәйрәменә санаулы көннәр калып бара.Районыбызның... — 20 мая 2026 г. в 07:05:22.750
Милләтебез горурлыгы булган Сабан туе бәйрәменә санаулы көннәр калып бара.Районыбызның һәрбер авыл җирлегендә бәйрәмгә әзерлек чаралары уздырыла..Бу инде элек-электән,ата- бабаларыбыздан калган гадәт .Борын-борыннан бу бәйрәмне халкыбыз йорт-җирен,ихатасын җыештырып,ныгытып, чистарынып,матурланып,ыспай,пөхтә киемнәр киеп каршылаган.Бүгенге Сабан туйларыбыз да матурлык, чисталык,пөхтәлек,төзеклек һәм оешканлык үрнәге булырга тиеш! Районыбыз бәйрәмгә әзерләнә--- моңа һәркем үзенең өлешен кертә.Бу көнннәрдә авылларда Сабан туе мәйданнары,спорт корылмалары,ат чабышы юллары төзекләндерелә,сәхнәләр бизәлә.Авыл хуҗалыгы алдынгыларына, көрәшчеләргә һәм башка ярышларда катнашучыларга,үзешчән артистларга,халык талантларына бүләкләр хәстәрләнә,кунаклар чакырыла.Районның мәдәният хезмәткәрләре җырлы-биюле тамашалар, әзерли. Оештыручылар фикеренчә, бәйрәм буыннан буынга күчеп килүче традицияләрне саклап,аның тарихи асылын һәм төп миссиясен бозмыйча уздырылырга тиеш. Хуҗалык җитәкчеләре,авыл эшчәннәре һәм мәдәният хезмәткәрләре актив рәвештә.бәйрәмгә әзерлек эшләре алып баралар. Җирле сәхнә осталары армый- талмый чыгышларга әзерләнәләр. Сабан туйлары матур, һәм эчтәлекле булыр дип өмет итәбез!.

