Узган шимбәдә Тукай районының иң кечкенә авылларының берсе Кызыл юл шаулап-гөрләп үзене... — 6 июля 2026 г. в 06:50:42.671
Узган шимбәдә Тукай районының иң кечкенә авылларының берсе Кызыл юл шаулап-гөрләп үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Урман аланында җыр,бию уеннар ,дәртле музыка иртәдән кичкә кадәр тынып тормады! Бүген авыл җирлеге башлыгы-Кызыл Юлда туып үскән Сахбиев Мансур Шакирҗан улы авылдашларын җылы тәбрикләде Ерак төбәкләрдән сагынып кайткан авылдашлар бер-берсен күрүгә шатланып-куанып көне буе аралаштылар,хәтирәләр белән бүлештеләр. Авыл үзешчәннәре һәм Биклән авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган концерт кунакларның күңеленә хуш килде. Популяр җырчы,чыгышы белән Кызыл Юл авылыннан булган Сәрия Нәбиуллинаның җырлары ямь өстенә ямь өстәде! Эшмәкәр егетләр авыл җитәкчелеге белән берлектә искиткеч мул бәйрәм табыннары әзерләп, авылдашларын сыйладылар. Авылдашлар бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп ,истәлекләр жыеп,хисләнеп һәм дәртләнеп таралдылар.Бер күрешү бер гомер! Мондый очрашулар халкыбызны берләштерә,яшь буында туган якны зурлау,аны ярату хисләрен тәрбияли!

