15 февраль көнне, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, Г.Камал те... — 16 февраля 2026 г. в 13:23:25.460
15 февраль көнне, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, Г.Камал театры бинасында VIII Халыкара Җәлил укулары бәйгесенә йомгак ясалды. Әлеге бәйгегә 40 меңгә якын гариза кабул ителә. Шигырьләр 26 телдә яңгырый. Шулар арасында Каратун урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы « Сәләт" балалар иҗат үзәгенең " Илхам" түгәрәгендә өстәмә белем алучы Нәфыйков Нәфис (җит. Тимершина С.М.) "Фронтовик язучылар" номинациясендә 3 нче урынга лаек булды. Талантлы егетне чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

