Бүген бездә Балалар Сабантуе һәм концерт гөрләп узды. Бәйрәм биюләр, җырлар һәм уеннар ... — 22 мая 2026 г. в 19:05:01.374
Бүген бездә Балалар Сабантуе һәм концерт гөрләп узды. Бәйрәм биюләр, җырлар һәм уеннар белән үрелеп барды. Сабантуйда балалар өчен берсеннән-берсе кызыклырак уеннар, ярышлар әзерләнгән иде. Бу уеннарда катнашып, үзләренең көчләрен сынап, һәр бала бүләкләр алдылар. Бәйрәмгә килүчеләр бүгенге көннең җылылыгын һәм матурлыгын тоймый калмагандыр.

