МБУ ДО "СПОРТИВНАЯ ШКОЛА" Балтасинского муниципального района РТ
Образование · 1 октября 2026 г.
Кадерле өлкәннәребез! — 1 октября 2026 г. в 08:30:33.534
Кадерле өлкәннәребез! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез һәм күңел җылыгыз — безнең өчен зур хәзинә. Яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешегез, хезмәтегез һәм үрнәгегез өчен ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете һәм якыннарыгызның игътибарын телибез. Һәр көнегез шатлыкка, җылы сүзләргә һәм матур мизгелләргә бай булсын! Ихтирам белән, спорт мәктәбе коллективы