Сабада 18 сентябрь көнне Кабак бәйрәме булып узды. Өченче ел рәттән бассейн коллективы ...
Сабада 18 сентябрь көнне Кабак бәйрәме булып узды. Өченче ел рәттән бассейн коллективы бик тырышып әзерләнә. Дөрестән дә, хезмәткәрләребез ясаган, йөрәк җылысы сеңгән кул эшләре сокландыргыч, кабактан пешергән ризыклары тәмледән тәмле иде. Елдагыча кабак бәйрәменә багышлап язылган шигырь юллары да, аларның бу чарага битараф түгел икәнлекләрен исбатлый. Алга таба да дус-тату һәм бердәм булып яшәргә, эшләргә язсын дип, барлык өлеше кергән хезмәткәрләргә рәхмәт җиткерәбез. Кабак бәйрәмендә Саба бассейны оешма һәм учрежденияләр арасында "Кабактан ясалган иң матур композиция" номинациясендә 1 урынга лаек булды, "Кабактан әзерләнгән ризыкны үзенчәлекле тәкъдим итү" номинациясендә,агитбригада чыгышы өчен бүләкләнде. Җитәкче һәм коллектив бердәмлеге булган очракта гына һәр башлаган эш нәтиҗәле була.