Җитәкче һәм коллектив бердәмлеге булган очракта гына һәр башлаган эш нәтиҗәле була. Бү...
Җитәкче һәм коллектив бердәмлеге булган очракта гына һәр башлаган эш нәтиҗәле була. Бүгенге көн моны тагын бер кат исбатлады. Һәр ел саен була торган Кабак бәйрәмендә Саба бассейны 1 урынга лаек булды🎉 Дөрестән дә, хезмәткәрләребез ясаган йөрәк җылысы сеңгән кул эшләре сокландыргыч, ә үз куллары белән кабактан пешергән ризыклар тәмледән тәмле иде. Елдагыча кабак бәйрәменә багышлап язылган шигырь юллары да, аларның бу чарага битараф түгел икәнлекләрен исбатлый. Алга таба да дус-тату һәм бердәм булып яшәргә, яшьнәргә язсын дип, барлык өлеше кергән хезмәткәрләргә рәхмәт җиткерәбез🙏 Без бердәм булганда алга барып була 🔥