МБУ "Межпоселенческая библиотека" Дрожжановского муниципального района РТ
Новости · 17 августа 2026 г.
Китапханәдә чираттагы очрашу. — 17 августа 2026 г. в 17:46:41.534
Китапханәдә чираттагы очрашу. Иске Шәйморза авыл китапханәсе китапчы дусларын үз түбәсе астына җыйды. Очрашуның төп сәбәбе - авылыбызның гади халкы турында тарихи язмаларны барлау. Билгеле булганча, авылдашыбыз Фәния Баязит кызының тәкъдиме буенча, якын киләчәктә, гаилә тарихларыннан гыйбарәт булган китап дөнья күрәчәк. Хәер, инде, язмаларның күп өлеше язылып беткән, әмма шулай да, язылмый калганнары да бар. Хөрмәтле авылдашлар, соңга калмагыз! Язмаларыгызны туплап тапшыра барыгыз! «Тарихын белмәгәннең киләчәге юк", дигән гыйбарәне истән чыгармыйк! ❗❗❗ Тулырак 👉 droz-cb.ru/ сайтында

