МБУ "Музейное объединение Зеленодольского муниципального района"
Образование · 3 сентября 2026 г.
🔥3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне. Бүген илебез Беслан шәһәрендә булган 2004 ... — 3 сентября 2026 г. в 12:29:41.746
🔥3 сентябрь - терроризмга каршы көрәш көне. Бүген илебез Беслан шәһәрендә булган 2004 елның 1 сентябрь фаҗигасе корбаннарын искә ала. 🔥Россиянең бу истәлекле датасы 2005 нче елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән һәм Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 сентябрендә) булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. 📌Бүген, без Каюм Насыйри исемендәге музей хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән бергә Беслан һәм барлык террор актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алып, терроризмга, милли һәм халыкара терроризмга каршы тору ниятебез белән бердәм "Яшәү тамчысы"💧☀️ акциясенә кушылдык. 👭👬Балалар куллары белән «көймә» ясап су💦 җыйдылар һәм террорчылар кулыннан гаепсез һәлак булган барлык корбаннарны искә алып, чәчәкләргә су сиптеләр. ☝🏻Без һәм балаларыбыз һәр һәлак булган баланы, террор корбаннарын хәтерләргә һәм хөрмәт итәргә тиешбез! Хәтер мәңгелек!🔥 #капляжизни #яшәүтамчысы #деньсолидарностивборьбестерроризмом #терроризмгакаршыкөрәшкөне #КаюмНасыриисемендәгеархитектураэтнографиякомплексы

