МБУ "Районный Дом культуры" Буинского муниципального района РТ
Образование · 3 июня 2026 г.
Тиздән Сабантуйлар. — 3 июня 2026 г. в 17:26:00.299
Тиздән Сабантуйлар. Әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре,бигрәк тә бүләк җыю- ул үзе бер бәйрәм төсен ала. Бүген шәһәр урамнарында шундый күнелле чара узды.Мәдәният идарәсе каршында эшләп килүче"Буа моннары"( җит.Гөлчәчәк Калимуллина)иҗат төркеме"нен егет- кызларына,ветераннар советы вәкилләре ,Ак калфак"оешма әгьзалары,Буа мөхтәсибәтеннән дә кушылдылар. Бүләк җыючылар беренчеләрдән булыпАрефьева урымына юл алды.Биредә ТОС " Мелиоратор" җитәкчесе,Мәсһүдә Гиматдинова үзе яшәгән йорт ишек алдында күмер самовары кайнатып,кайнар коймак пешереп каршы алды.Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә дә хәбәр иткән ул, шуна да бүләк бирергә теләүчеләр шактый булды.Изге теләкләр теләп махсус "Колга"га сөлге-яулыкларны бәйләделәр.Җырлашып,биешеп алдылар.Гармун моннары янгыратып, Буа урамнары аша узганда шәһәрлеләрне 6 июнь көнне"Буа - Алан мәйданында узачак Сабантуена өндәделәр.Шәһси йортта яшәүче, Буалы Тәнзилә ханымда,күрше апалары белән бергәләп сыйлы табын белән көтеп алды бүләк" җыючыларны.Ихлас теләкләр теләп биргән бүләкләр башкаларны сөендерер,үзебезгә дә шатлык китерер,ди халкыбыз.Ин мөхиме дөньяларыбыз имин булсын, гореф- гадәтләребез саклансын дигән теләкләрен тели- тели колга" башына яулык бәйләделәр.Җыелган бүләкләр исә Сабантуйда милли бәйгеләрдә катнашучыларга бүләк" итеп биреләчәк. Милли бәйрәм- Сабантуйлар Гөрли татар илемдә. Тырыш халкым,үрнәк бит син Дөньянын бар җирендә!

