Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! — 18 мая 2026 г. в 06:33:55.305
Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне белән ихлас котлыйбыз! Музейлар халыкның матди тарихын, мәдәниятен, холкын һәм рухын чагылдыралар һәм саклап торалар. Алар безгә, вакытны артка чигереп, үткәнебез белән турыдан-туры танышу, бүгенгебезне аңлау һәм киләчәгебез турында уйлану мөмкинлеге бирәләр. Сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез, сезгә сәламәтлек һәм иминлек, алга таба да Мөслим җирлегенең мәдәни мирасын саклап калу бурычларын уңай хәл итүдә уңышлар телибез!

