Түбән Казаклар авыл клубы яңа сулыш алды! 🌟 — 28 июня 2026 г. в 18:28:54.212
Түбән Казаклар авыл клубы яңа сулыш алды! 🌟 Күптән көтелгән, күңелле һәм тантаналы вакыйга! Капиталь ремонттан соң Түбән Казаклар авыл клубы үзенең ишекләрен кабат ачты. 🎉 Авыл клубы — ул урамнарның гына түгел, ә авылдашларның күңел үзәге. Буген ул заманча, якты, җылы һәм уңайлы мәдәният учагына әйләнде. Биредә яңадан-яңа җырлар яңгырар, биюләр башкарылыр, зур бәйрәмнәр гөрләр дип ышанабыз. Ачылу тантанасында катнашкан һәркемгә, шушы матурлыкны тудыруга өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтебезне җиткерәбез. Тамашачыларыбызның алкышлары тынмасын, клубыбыз һәрвакыт тулы булсын! дип хисләре белән бүлеште клуб мөдире Венера Бикмөхәммәтова. После долгожданного капитального ремонта Нижнеказакларский сельский клуб вновь распахнул свои двери, превратившись в современный, светлый и уютный центр культуры для всех жителей деревни.

