🌾🎉 Кадерле кукмаралылар һәм районыбызның хөрмәтле кунаклары! Сезне онытылмаслык зур б...
🌾🎉 Кадерле кукмаралылар һәм районыбызның хөрмәтле кунаклары! Сезне онытылмаслык зур бәйрәмгә чакырабыз! 19 июль көнне 12:30 сәгатьтә Кукмара районының гүзәл Вахит авылында чираттагы гүзәл бәйрәм — «Авыл көне» гөрләячәк! 😍 Бу көнне сезне искиткеч моңлы, күңелле һәм тантаналы программа көтә. Ә бәйрәмебезнең бизәге булып татар эстрадасының иң якты йолдызлары чыгыш ясаячак. ✨ Бәйрәмне иң сөйкемле алып баручы Гөлназ Сәфәрова бизәячәк! Бергәләп җырларбыз, биербез һәм җәйнең иң матур бәйрәмендә күңел ачарбыз.