Бүген, 15 август Зур Сәрдек мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Чәчкә" бию ансамбле, ...
Бүген, 15 август Зур Сәрдек мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Чәчкә" бию ансамбле, Балык Бистәсеннән зур җиңүләр белән кайтты.🎉 "Галош белән бию" биюен башкарып, " Бистә шәле" IV нче республика хатын-кызлар кәсебе фестивалендә лауреат булсалар, "Бармаклы" уенын күрсәтеп, республикакүләм үткәрелүче "Иске-Казан түгәрәк уен" фольклор фестивалендә II дәрәҗә лауреат булдылар. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ландыш Моратова кул эшләре күргәзмәсендә катнашып, үзенең милли бизәнү әйберләрен фестиваль кунакларына тәкъдим итте. Уңышларыгыз дәвамлы булсын!👏❤️