Олыяз чишмәсендә җанлы кичә! 🎉 — 28 августа 2026 г. в 14:22:14.410
Олыяз чишмәсендә җанлы кичә! 🎉 27 август көнне Олыяз авылының ямьле чишмә буенда күңелле һәм сагындырган «Кичке уен» булып узды. Бу матур кичтә бергә җыелып, җырлап-биеп, күңел ачып ял иттек. Авылыбызга кунак булып килгән, һәрвакыт ярдәмгә кулыгызны сузып торган кадерле хезмәттәшләребезгә чиксез зур рәхмәтебезне җиткерәбез! 😊 Туган як табигый матурлыгында үткән бу очрашу һәрберебезнең күңелендә җылы истәлек булып калыр. #Олыяз #КичкеУен #Кукмор #ЛетоВТатарстане #КультураКукмора #КукморскийРайон #Күрше

