🌾Агитбригадалар - совет чорыннан калган матур традицияләрнең берсе🌾
🌾Агитбригадалар - совет чорыннан калган матур традицияләрнең берсе🌾 Бүген, Зур Сәрдек җирлеге мәдәният хезмәткәрләре, иң зур данга, иң зур мактауларга лаек хезмәтне - илне икмәкле итү һөнәрен сайлаганнарга җырлы сәламнәр ирештерергә агитбригада чыгышы белән игенчеләр янында булып кайтты. Алар безнең өстәлләребезне ризыклы итүдә, икмәкле итүдә армый- талмый хезмәт итәләр. Бүгенге программаның " Ил язмышы - игенче кулында " дип аталуы юкка гына түгел. Безнең җырлы сәламнәр авыр хезмәтләрен җиңеләйтүгә өлеш кертсен, аларга дәрт өстәсен. Игенчеләргә дан!