5 сентябрь - Түбән Кама шәһәренең "Гаилә" паркында бик күркәм бәйрәм - "СӨЛГЕФЕСТ/Вышив... — 5 сентября 2026 г. в 20:01:18.580
5 сентябрь - Түбән Кама шәһәренең "Гаилә" паркында бик күркәм бәйрәм - "СӨЛГЕФЕСТ/Вышивай любя" дип аталган зур этнофестиваль булып узды. Бу күркәм бәйрәмдә күп районнардан килгән чигүчеләр үз күргәзмәләре белән таныштырдылар, гаилә ядькәре булган сөлгеләре хакында сөйләделәр. Әлеге чарада Янсыбы клубы мөдире Магсумова Наилә Кыяметдин кызы да катнашты һәм Түбән Кама шәһәренең рәхмәт хаты белән бүләкләнде!

