🪗 Бүген Арча шәһәрендә Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин исемендәге X төбәкара...
🪗 Бүген Арча шәһәрендә Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин исемендәге X төбәкара баянчылар һәм гармунчылар бәйгесе, «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале булып узды. Бәйгедә Татарстанның районнарыннан, шулай ук Казан, Киров өлкәсе, Йошкар-Ола һәм Башкортстан Республикаларыннан талантлар җыелган иде. Кукмора районы исеменнән бу зур бәйрәмдә «Агым су» ансамбле лаеклы катнашып, тамашачыларга үзләренең матур моңнарын бүләк итте. Татар халкының милли көйләрен, гармун тавышларын яңгыратып, рухи мирасыбызны саклаучыларга чиксез рәхмәт. Мондый чаралар милләтебезне тагын да ныграк берләштерә! #Кукмара #Арча #УйнагызГармуннар #АгымСу #Мәдәният