30 сентябрь көнне Кукмара шәһәренең Җиңү паркында Донецк Халык Республикасы, Луганск Ха...
30 сентябрь көнне Кукмара шәһәренең Җиңү паркында Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көненә багышланган тантаналы митинг узды. Район халкы, мәктәп укучылары, юнармия, ветеран оешмалары, иҗтимагый берләшмәләр һәм хезмәт коллективлары вәкилләре ватандашларыбызга ярдәм һәм бердәмлек белдерү өчен бергә җыелды. Җиңү монументы янында илебез мәнфәгатьләрен яклаучы каһарманнар истәлегенә чәчәкләр салынды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга — бүгенге көндә алгы сызыкта хәрби бурычын үтәүче якташларыбызга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. #Кукмор #РДККукмор #Патриотизм #КукморскийРайон #МыВместе