Гастрольләребез дәвам итә!
Гастрольләребез дәвам итә! Кичә район мәдәният йорты каршында эшләүче халык театры артистлары Саба аграр көллияте студентларына Шамил Фәрхетдиновның «Алтын көз» спектаклен тәкъдим итте. Спектакль картлар тормышыннан бер көн турында сөйли. Тамашачылар артистларның чыгышын җылы каршы алды, спектакльне зур кызыксыну белән карады. Аларга рәхмәтебезне белдерәбез!