🍂🎭 Авылларда мәдәни тормыш гөрли, концертлар сезоны дәвам итә!
🍂🎭 Авылларда мәдәни тормыш гөрли, концертлар сезоны дәвам итә! Көзге айларда авыл мәдәният йортларында концертлар һәм спектакльләр графигы бик тыгыз. Тамашачыларыбызны иҗатка бай, кызыклы кичәләр көтә. Инде хәзердән үк декабрь аена да артистлар үз чыгышларын планлаштыра башладылар. Якындагы чараларның берсе: кышкы салкын кичне җылытучы Илфир Искәндәров үзенең иҗатташ дуслары белән Купка мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаячак! ✨ Җылы атмосфера, онытылмаслык моңнар һәм яхшы кәеф өчен мәдәният йортларына рәхим итегез! Яңалыкларны күзәтеп барыгыз, безнең белән калыгыз! 🤗🎶 #Купка #Мәдәният #Концертлар #Кукмарамәдәнияте #АвылТормышы