МБУДО "Сармановская детская школа искусств им. И.Г.Шакирова"
Образование · 26 октября 2026 г.
Сарман районы — XIV «Наше время-Безнең заман»фестивале җиңүчеләре арасында
Сарман районы — XIV «Наше время-Безнең заман»фестивале җиңүчеләре арасында Эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман»XIV республика телевизион иҗат фестиваленең зона этабы тәмамланды. Сарман муниципаль районы исеменнэн Юлдаш вокаль ансамбле катнашты Гала-концерт йомгаклары буенча безнең коллектив призлы урыннар алды: 🥇 «Музыка» номинациясендә беренче урынны «Юлдаш» вокаль ансамбле яулады Коллектив 13-14 ноябрьдә Казанда узачак суперфиналга юллама алды. Катнашучыларны һәм аларның җитәкчеләрен искиткеч чыгышлары белән котлыйбыз! Сез Сарман районын республика дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим иттегез, югары дәрәҗәдәге осталык һәм иҗади потенциал күрсәттегез. «Юлдаш» ансамбленә суперфиналда уңышлар телибез!