МБУДО "Сармановская детская школа искусств им. И.Г.Шакирова"
Образование · 26 октября 2026 г.
Татарстан Республикасында «Безнең йорт — Татарстан»республика этномәдәни фестиваленең з...
Татарстан Республикасында «Безнең йорт — Татарстан»республика этномәдәни фестиваленең зона этаплары старт алды. Фестивальне оештыручылар-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Ассамблея һәм Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты. Чараның төп максаты-халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм рухи яктан баету, республиканың күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштыру. 2026 елның 19 октябрендә Сарман мәдәният йортында узган фестивальнең зона этабында безнең мәктәптән : -үрнәк хореография коллективы "Жасмин" (җитәкчесе Райля Рамилевна) - үрнәк вокал ансамбле "Шатлык"( Резеда Рафисовна) -үрнәк хореография коллективы "Умырзая"(җитәкчесе Гульшат Васитовна) -үрнәк вокал ансамбле "Дуслык"( җитәкчесе Миляуша Рафисовна) -"Миляш" хореография коллективы (җитәкчесе Миляуша Фаритовна) -"Йолдызчык" вокал ансамбле (җитәкчесе Миляуша Рафисовна) -Гарипов Тимур, Хусаенова Язгуль, Мавлявиева Ясмина (җитәкчелэре Лилия Фаатовна) -Гарифуллин Нурихан, Мухаметов Нурзиль, Гараев Ильзар (җитәкчелэре Ленар Рамзилович) - инструменталь ансамбль "Диролл" (җитәкчелэре Ирик Наилович) Сарман муниципаль районын лаеклы тәкъдим иттелэр.Зона этаплары йомгаклары буенча иң яхшы номерлар 2026 елның 3 ноябрендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак гала-концертта күрсәтеләчәк.