МБУК "Краеведческий музей Кукморского муниципального района"
Лайфстайл · 22 июня 2026 г.
🪗20 нче июнь көнне Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлык аланында халкыбызны... — 22 июня 2026 г. в 10:36:19.576
🪗20 нче июнь көнне Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлык аланында халкыбызның иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе - Сабантуй гөрләп узды. Кукмара туган якны өйрәнү музее коллективы кунакларга «Татар өе көнкүреше» дигән уникаль экспозиция күрсәтте! Без XX гасыр башындагы традицион татар өе атмосферасын тудырдык. 🍞🥖Кунаклар күз алдында яшь кыз он иләде, ә олы килене мичтә хуш исле милли ризык - икмәк пешерде. Төп бизәк булып - «Рамазан икмәге» пекарнясы продукциясе булды. Кунаклар ипинең барлык төрлелеген бәяли һәм яңа пешкән камыр ризыкларыннан авыз итә алдылар. Бездә кунакта булып, шушы җылы атмосфераны тойган һәркемгә рәхмәт! #кукморскийкраеведческиймузей #кукморскийрайон #музеитатарстана

