Кинозалга сәяхәт
Кинозалга сәяхәт Русиядә игълан ителгән «Халыклар бердәмлеге» елы кысаларында китапханәнең «Раушан» клубы әгъзалары белән "Таныш" сәүдә-сервис үзәгенең кинозалына режиссер Руслан Акунның "Җәннәт аналар аяк астында 2. Әнигә хат"(Кыргызфильм) картинасын күмәк карау оештырдык. Беренче фильм 35 яшьлек Адилның һәм аның әнисе Рәйхан апа турында сөйли. Икенче фильмда Руслан Акун бу хикәяне дәвам итә. Сюжет үзәгендә - таныш геройлар: 35 яшьлек Адил һәм аның тугыз яшьлек дусты, бик тә акыллы һәм кыю малай Самир. Аларның яңа сәяхәте - Самирның әнисен эзләп табу һәм аның белән очрашу өчен Кыргызстаннан бөтен Русия аша, Казанга тукталып, алар Мәскәүгә юл тоталар. Төрле милләт кешеләренең бер-берсенә мөнәсәбәте нигезендә, игелек һәм шәфкатьлелек белән бик күп сынауларны, теләсә нинди киртәләрне җиңеп була икәнлеген исбатлыйлар фильм геройлары."Җәннәт аналар аяк астында 2. Әнигә хат" җанның иң тирән кылларына кагыла, уйландыра торган мелодрама. Барыгыз! Карагыз! Үкенмәссез!