Икмәк тәме - әдәбият көзгесендә
Икмәк тәме - әдәбият көзгесендә Китапханәбездә тирән мәгънәле һәм эчтәлекле әдәби-музыкаль кунакханә үтте.Чара барышында китапханәчеләр укучыларны татар һәм башкорт әдәбиятының алтын фондына кергән әсәрләр белән таныштырды. М. Мәһдиевнең «Бәхилләшү», М. Хәбибуллинның һәм А. Шамовның «Икмәк кадере», Ф. Акбулатованың «Атай икмәге» һ.б. әсәрләрнең кыскача эчтәлеге тәкъдим ителде. Кичәнең рухи бизәге булып сүз осталары М. Кәрим, Р. Гарипов, Й. Ильясова, К. Аралбай, Т. Ганиева һәм Ф. Чанышеваның, урындагы шагыйрьләребезнең хисле шигырьләре яңгырады. Меңнәрнең күңелен тарткан музыкаль номерлар чарага аеруча бәйрәмчә мохит, илаһилык өстәде. Әлбәттә, иң кадерле һәм күңелләрне җылыткан мизгелләр — катнашучыларның балачак, яшьлек хатирәләре, татлы истәлекләре белән уртаклашуы булды. Бу җылы сөйләшүне шәһәребезнең уңган остасы Нәзилә ханым тагын да җанландырып җибәрде — ул кичәгә ясмык һәм эре бөртекле бодайдан үз кулы белән пешергән ипи алып килгән иде. Кунаклар икмәкнең тәмен татып кына калмады, Нәзилә ханымның ипи пешерү серләрен дә зур кызыксыну белән тыңлады. Шулай ук Әлифә Гаделгәрәй кызы да үзенең тәҗрибәсе белән бүлешеп, икмәк пешерүнең үзенчәлекләрен сөйләде.. Аралашу шулхәтле җанлы килеп чыкты, китапханә эче кайнар ипи исе һәм аналар кулы җылысы белән тулды кебек. Әдәби-музыкаль моңнар белән үрелгән бу күркәм очрашу алга таба җанлы һәм тәмле табын артында, чәй чынаяклары янындагы эчкерсез, җылы сөйләшү аша дәвам итте.