Бүген безнең "Баланым"балалар бакчасында,зур бәйрәм, Сабантуй гөрләп узды. Балалар “Саб... — 3 июня 2026 г. в 17:49:25.620
Бүген безнең "Баланым"балалар бакчасында,зур бәйрәм, Сабантуй гөрләп узды. Балалар “Сабантуй” җырын җырлап, татар халык киемнәре белән чыгыш ясадылар. Кечкенә дусларыбыз бәйрәм белән якыннан таныштылар, ни өчен, кайчан, ничек һәм кайда үткәргәнлеге турында сөйләштеләр. Алар янына кунакка Батыр герое да килде. Балалар аны уйнаттылар, җырлаттылар һәм биеттеләр, үзләре өйрәнгән матур-матур шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп бара. Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Балаларыбыз өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен “Ат чабышы” белән башлап җибәрде. Балалар кызыксынып, дулкынлану белән “атлар” ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар. “Чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар. “Капчык сугышы” дип аталган ярышта да теләп катнаштылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сынала. “Чиләк белән су ташу”, “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар. Бәйрәмне йомгаклап, балалар татар халык биюен биеделәр. Киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.

