🌞🌺«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында районыбызның авыл җирлекләре ансам... — 4 июля 2026 г. в 06:32:37.155
🌞🌺«Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында районыбызның авыл җирлекләре ансамбльләре Минзәлә паркларында концертлар куя. 🎤🎸Әтрәкле авыл җирлеге үзешчән сәнгать коллективлары бай эчтәлекле концерт программасы белән Муса Җәлил паркында чыгыш ясады. Әтрәкле авыл җирлегенә җиде авыл керә. Аларда татар, мари, керәшен халкы үзара дус һәм бердәм булып яши. Әлеге бердәмлекне, авылларындагы шөгыльләрне, табигать байлыкларын алар җырлы-биюле тамаша аша шәһәр халкына күрсәтте. 🎤👧👶Сәхнәдә җирлекнең өлкәннәре белән бергә авылда яшәүче балалар да, җәйге каникулга кайткан кунак оныклар да бик матур итеп чыгыш ясады, тере тавышка рәхәтләнеп җырлады, төрле уен коралларында уйнады, биеде. ✨Әлеге концертның тагын бер үзенчәлеге – тумышлары белән Әтрәкле җирлегеннән булып, бүгенге көндә Минзәләдә төрле өлкәләрдә хезмәт куючы авылдашларын сәхнәгә чакырып, алар белән җанлы аралашу, бүләкләү булды. Җитәкчеләр, укытучылар, артистлар һәм бик күп тырыш хезмәт ияләре чыккан әлеге җирлектән. 🐞🦋Җәй дәвам итә. Димәк әле алда шәһәр халкын паркларда, скверларда һәм елга яры буенда төрле мәдәни чаралар көтә. Игъланнар район мәдәният сарае һәм безнең социаль челтәрләрдә куелып барыла. Карап барыгыз, безнең белән булыгыз.

