Балаларга багышланган гомер: Мөфәккыйха Камалова 98 яшьлек туган көнен билгеләп үтте — 3 августа 2026 г. в 07:51:26.026
Балаларга багышланган гомер: Мөфәккыйха Камалова 98 яшьлек туган көнен билгеләп үтте Мөфәккыйха Мәүләветдин кызы 1928 елның 2 августында Минзәлә районының Хуҗәмәт авылында туа. Авыл мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Хезмәт юлын Югары Тәкермән авылында укытучы булып башлый. 1948 елда Гөлек авылына күчерелә һәм лаеклы ялга чыкканчы шундагы мәктәптә укытучы булып эшли, гомеренең күп елларын мәгариф өлкәсенә багышлый. 1951 елда Миңнезәет Якупов белән гаилә коралар. Алты бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Мөфәккыйха Мәүләветдин кызы — алты оныгы һәм алты оныкчыгы булган бәхетле әби. Озак еллар намуслы хезмәте өчен ул күпсанлы Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Шулай ук Мөфәккыйха Мәүләветдин кызы «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән дә бүләкләнгән.

