1 августта Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фәния Фатыйховага 9... — 3 августа 2026 г. в 06:37:42.870
1 августта Минзәлә районында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Фәния Фатыйховага 94 яшь тулды Фәния Миңнеәхмәт кызы 1932 елның 1 августында Тукай районының Яңа Байлар авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы елларында, әле үсмер чагында ук, фермада төрле эшләрдә хезмәт куйган. 13 яшендә аны өлкәннәр белән бергә урман кисәргә җибәрәләр. Соңрак фермада савымчы булып эшли. Хезмәт елларында Фәния Миңнеәхмәт кызы авыл Советы депутаты итеп тә сайлана. 1956 елда тормышка чыгып, гаиләсе белән Минзәлә районының Югары Тәкермән авылына күчә. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшләрдә эшли һәм савымчы була. Фәния Фатыйхова тормыш иптәше белән дүрт бала тәрбияләп үстергән.

