Минзәлә театрның күпьеллык тарихында үзенчәлекле урын тоткан Татарстанның атказанган ар...
Минзәлә театрның күпьеллык тарихында үзенчәлекле урын тоткан Татарстанның атказанган артисты Әхнәф Исрафилов лаеклы ялга китте. Сезон ачу тантанасында ул театрга эшкә килгән өч яшь артистка — Алина Мансурова, Алмаз Гарапов һәм Эльза Кәримовага театр гримын тапшырды. Бу символик бүләк яшь артистлар өчен иҗади эстафетаны кабул итү билгесе булды. Әхнәф Исрафилов исә театрдагы хезмәт юлын искә алып, тамашачылар белән җылы хатирәләре белән уртаклашты.