❤Башкортстанда җиде дистә ел бергә гомер иткән парны тәбрикләделәр.👍 — 23 мая 2026 г. в 14:00:03.227
❤Башкортстанда җиде дистә ел бергә гомер иткән парны тәбрикләделәр.👍 Мифтаховларның бер-беренә терәк булып, шатлык-борчуларны бүлешеп яшәүләренә быел💞 70 ел тулган. Бу күркәм пар Октябрьский шәһәрендә яши. Тимергали Нуртдин улы 97 яшьтә, ә тормыш иптәше Галия Зәки кызына тиздән 95 тула. Гаилә башлыгы 50 елга якын «Башнефть» компаниясендә эшләгән, ә хатыны 40 ел тегү фабрикасында хезмәт куйган. Алар ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. «Безнең кебек бәхетле булып озак яшәүнең сере бик гади – бер-береңнең сүзен ишетә һәм тыңлый белергә кирәк», – ди Галия Зәки кызы. ❤

