🍗Тавык итеннән колбаса эшлибез👍 — 8 мая 2026 г. в 12:42:18.689
🍗Тавык итеннән колбаса эшлибез👍 (Рецепт) 👉Моның өчен кирәк: - Бер тавык - 1 баш суган - 3 дәфнә яфрагы - Бөртекле борыч,тоз - тәменә карап - 1 кишер - 2 аш кашыгы чи чөгендер суты - 40 г желатин. 👉Әзерләү: ✅ Башта тавыкны пешерергә куябыз. Янына кишер һәм суган салабыз. Аннан барсын бергә 2 сәгать тирәсе кайнатабыз. Пешеп җитәрәк дәфнә яфрагы, борыч һәм тоз өстибез. ✅ Суынгач, сөякләреннән һәм тиресеннән аерабыз. ✅ Шулпаны сөзәбез. Колбаса өчен 300 мл шулпа кирәк булачак. Аңа 40 г. желатин салып, яхшылап бутыйбыз. ✅Колбасага матур алсу төс бирсен өчен чи чөгендерне кыргыч аша чыгарып, 2 аш кашыгы сутын алабыз. ✅Тавык итен, кишер һәм суганны желатинлы шулпага салабыз, чөгендер сутын да шунда кушабыз. ✅ Тозын тәмләп карыйбыз, җитмәсә – өстибез. Тәмләткечләр салабыз. Блендерда яхшылап әйләндерәбез. ✅Әзер массаны пластик шешәгә тутырып, төнгелеккә суыткычка куябыз. 😋Бик тәмле ризык килеп чыга. Кибеттән алган колбасаның составында зыянлы матдәләр дә булырга мөмкин, шуңа күрә, иренмәгез, үзегез эшләгез.

