🫂Аралашучан кешеләр озаграк яши☝ — 9 мая 2026 г. в 15:00:05.625
🫂Аралашучан кешеләр озаграк яши☝ Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре сүзләренчә, аралашырга яратучы кешеләр стрессны, проблемаларны җиңелрәк үткәрә. 😉 🤗Табиблар билгеләп үткәнчә, ялгызлык һәм үз-үзеңә бикләнү – хәтерне аламалата, йөрәк эшчәнлегенә зыян сала һәм сәламәтлек белән бәйле башка төрле проблемалар да китереп чыгарырга мөмкин.😐 😉Ә көн саен аралашып, бергә нәрсә дә булса эшләү, мәсәлән, сөйләшеп чәй эчү☕, бергә урамда йөрү👥 – кәефне генә күтәрү түгел, баш миенә дә🧠 уңай тәэсир итә. Чөнки фикерләшү, киңәш ишетү – күңелне тынычландыра, ә күңел тыныч булса, чирләр дә ерак йөри.☝ ✅ Әгәр үзеңне аралашучан кеше дип саныйсың икән, ❤ куй.

