БАВЫР ӨЧЕН ИҢ ФАЙДАЛЫ РИЗЫКЛАР👍 — 14 мая 2026 г. в 07:00:05.898
БАВЫР ӨЧЕН ИҢ ФАЙДАЛЫ РИЗЫКЛАР👍 ✅Ашар алдыннан бер стакан кефир, ряженка яки катык эчү файдалы, әче сөт ризыклары бавырдагы майларны тарката, чистарта. ✅ Помидор ашагыз, томат согы эчегез. Томатта бавырга файдалы ликопин, антиоксидантлар күп. ✅ Төрле җиләк-җимеш, татлы борыч, виноград, грейпфрут, әфлисун һәм башка цитруслылар да файдалы (чама белән, әлбәттә). ✅ Майлы балыклар – төп Омега-3 кислотасы чыганагы. Организмдагы ялкынсыну процессларын контрольдә тота, матдәләр алмашынуында катнаша. Бавыр эшчәнлеге өчен бик файдалы. ✅ Солы боткасы файдалы, ул клетчатка чыганагы: азык эшкәртүдә катнаша. ✅ Бавыр авырулары булганда спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга кирәк, ул фиброз барлыкка китерә.

