🫂БЕРГӘЛЕК — 13 мая 2026 г. в 07:00:04.713
🫂БЕРГӘЛЕК Иртәсен чәчемә кагыла – Уята ул мине йокымнан. Бергәләп бит-кулны юам да Янәшә ашарга утырам. Эштә дә китми ул янымнан, Кушыла һәр әйткән сүземә... Чәчемне бөртекләп агарта, Йөземә сарылар иңдерә. Кушылып елый ул яшемә – Юатмый, "тукта" дип бүлдерми. Нигәдер шатланмый һичкайчан, Көлми... һәм мине дә көлдерми. Төннәрен качыра йокымны, Туктаусыз куенга сыенып... Сөенеп яшисе урынга, Мин сулам көннән-көн боегып. Ничәмә-ничә кат кусам да, "Кит!"– диеп, ялынып-ялварып, "Без бергә! Мәңгегә икәү!" – дип, Җаныма сарыла...Ялгызлык. Шәмсия Җиһангирова. _______ Шигырь ошаса, 👍куярга онытмагыз! Икенче авторның ШИГЫРЕН дә укый аласыз.

