🍲НИ ӨЧЕН РАЦИОНДА ГЕЛ ШУЛПА БУЛЫРГА ТИЕШ? — 22 июля 2026 г. в 10:00:07.620
🍲НИ ӨЧЕН РАЦИОНДА ГЕЛ ШУЛПА БУЛЫРГА ТИЕШ? Моны күпләр белми😟 Шулпа – коллаген чыганагы. Ул сөякләрне, буыннарны һәм сеңерләрне ныгыта. 💯Олыгайган саен организмда коллаген кими, ә сөякле иттән әзерләнгән шулпа буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген сакларга ярдәм итә.👍 Сөякләргә ничек файдалы? Чөнки шулпа кальций, магний, фосфор, кремний кебек кирәкле минералларга бай. Алар сөяк тукымасын ныгыта һәм остеопорозны кисәтә. ❤ - аш яратучылардан. ❓Ә сез атнасына ничә тапкыр аш пешереп ашыйсыз?

