ЯЛГЫЗ ЯШӘВЕ АВЫР😓 — 21 июля 2026 г. в 02:40:42.951
ЯЛГЫЗ ЯШӘВЕ АВЫР😓 Ялгыз яшәү бигрәк авыр, Килә үксеп елыйсы. Сөеп-сөелеп яшәргә Кирәк бит тән җылысы. Өйгә кайтсаң,өем салкын. Яшәүнең дә юк яме. Самаварың кайнап тора, Эчкән чәйнең юк тәме. Төннәрен дә йокы алмый, Җылыталмый юрганым. Төшләремә генә керә Иркәләнеп ятканым. Парлыларга карыймын да, Күземнән яшь түгелә. Сөелеп яшисе килә – Бигрәк авыр күңелгә. Я, Ходаем, бир сабырлык, Парсызларга – үз парын. Бәхетле булып яшәргә Ни кирәк инде тагын?! Хафиз Гарифуллин. _____________ Ялгызлык турында тагын бер ШИГЫРЬ тәкъдим итәбез. Шигырь ошаса, ❤ куегыз, дуслар.

