Мин башкача яши башладым — 30 июля 2026 г. в 04:01:01.744
Мин башкача яши башладым Мин башкача яши башладым, Бу тормышны чөнки аңладым. Элек яшьли тиле булганмын, Сукыр сыман язмыш узганмын... Йөзгә карап артка типтеләр, Сөенделәр кайгы килгәндә. Аллаһыма чиксез шөкермен, Күзләремне ачып биргәнгә... "Дошманнардан арындырчы"- дидем, Яши торгач дуслар югалды. Чын дус икән үземә мин үзем, Күңелемдә курку калмады ... Мин башкача яши башладым, Аерамын акны - карадан. Бу акылым белән яшәр идем, Тусам җиргә әгәр яңадан... Зөфәр Бохаров. __________ Ошаса, ❤ куегыз, дуслар! Монда тагын бер авторның ШИГЫРЕ бар.

