🍀АЯТЕЛ КӨРСИ ТУРЫНДА🤲 — 28 июля 2026 г. в 06:30:01.464
🍀АЯТЕЛ КӨРСИ ТУРЫНДА🤲 1.Әлеге аять Коръәннең иң олы аятьләренең берсе. 2. «Аятелкөрси» Коръәннең дүрттән бер өлешенә тиң. 3. Әгәр дә берәү мәҗбүри намазлардан соң даими әлеге аятьне укыса, аны җәннәттән бары тик үлем генә аерып торыр. 4. Әлеге аятьне һәр мәҗбүри намаздан соң укыса, ул икенче намазга кадәр иминлектә булыр. 5. Ишектән кергәндә “Аятел корси” укылса, ул өйдән шайтан чыгып китер. 6. Аятьне укучы үзе, аның гаиләсе, өе, байлыгы, хәтта, 40 күршесе дә имин булыр. 7. Әгәр дә “Аятелкөрси” “Бәкара” сүрәсенең соңгы аяте белән бергә укылса, дога җавапсыз калмас. 8. Берәү йоклар алдыннан «Аятелкөрси»не укыса, аны ике фәрештә таң атканчы саклар. 9. Кем дә кем иртән “Аятелкөрси”не һәм «Гафир» сүрәсенең башын укыса, ул кичкә кадәр һәм, әгәр дә кич укыса, таң атканчы иминлектә булыр. 10.Әгәр берәү өеннән чыгар алдыннан “Аятел көрси” укыса, Аллаһ аның йортын мохтаҗлыктан коткарыр. 11. Әгәр бу аятьне укып, чирле кешене өшкерсәң, Аллаһ аның 63 чирен җиңеләйтер. 12. Иминлек өчен һәркөн 33 яки 99 мәртәбә уку зарури. 13. Начар төш күреп газапланучылар йоклар алдыннан бу аятне 3 тапкыр укысыннар. 14. Берәү җомга көнне, ялгызы калган хәлдә, әлеге аятьне 70 мәртәбә укыса, ул эчке рухи яктылыкны сизәр, бу мизгелдә Аллаһ догаларын кабул итәр. 15. Күңел тынычлыгы өчен йоклар алдыннан «Аятел көрси»не һәм 109, 110, 112, 113, 114 нче сүрәләрне укырга кирәк. 🤲Пәйгамбәребезнең якын сәхабәсе, туганы Гали (Аллаһ аннан разый булсын) болай дигән: «Мин йоклар алдыннан «Аятелкөрси»не укымаган мөселманнарны аңламыйм. Әгәр сез бу аятьне укуның нинди файдалары барлыгын белсәгез, аңа бик нык игътибарлы булыр идегез. Бу аять Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр бер пәйгамбәргә дә иңдерелмәгән".

